Татарстанда 55 меңнән артык күпбалалы гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән
Республикада күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме кысаларында җир кишәрлекләре бирү эше дәвам итә, шул ук вакытта процедураны камилләштерү бурычы да актуаль булып кала.
Татарстанда узган елның декабрь ахырына 55,4 меңнән артык күпбалалы гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Бу хакта кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская Дәүләт Советының 18 нче утырышында хәбәр итте, дип яза “Татар-информ”.
Аның сүзләренчә, әлеге ярдәм чарасы гамәлгә кертелгән чорда республика буенча 72 271 күпбалалы гаилә җир кишәрлеге алу өчен чиратка куелган. «Җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсе бүген дә актуаль булып кала», – дип билгеләп үтте ул.
Вәкаләтле вәкил узган ел дәвамында гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, Татарстанның барлык районнарында җир кишәрлекләре бирү тәртибенә мониторинг үткәрелүен әйтте. Муниципалитетларда гаиләләрне җир белән тәэмин итү юнәлешендә зур эш башкарылса да, кайбер җитешсезлекләр дә ачыкланган.
Җир кишәрлекләре белән тәэмин итү – күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең мөһим юнәлешләренең берсе. Бу эшнең нәтиҗәле оештырылуы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкны ныгытуга хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев