Татарстанда 786 кг ит продукциясен яндырганнар
Татарстанга Чувашия белән Мордовиядән кертелгән 786 кг ит продукциясе яндырылган ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).
Республика ветеринария лабораториясе белгечләре Чувашстанның «Приволжские колбасы» ит эшкәртү предприятиесе һәм Мордовиянең «Атяшевский» ит комбинаты казылыкларында Африка чумасы вирусы ДНКсы тапкан. Шикле продукцияне "Меркурий" системасы ярдәмендә ачыклаганнар. Казылыклар Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Аксубай, Кукмара, Саба, Түбән Кама һәм Минзәлә кибетләреннән сатудан алынган.
Африка чумасы вирусын республикага кертмәү максатыннан Татарстанның ветеринария хезмәте мониторинг үткәрә һәм кертелгән продукциянең куркынычсызлык сыйфатын контрольдә тота.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/tatarstanda-786-kg-it-produktsiyasen-yandyrgannar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев