erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда бензин бәяләре арткан

Рәсми мәгълүматларга караганда, бер атна эчендә бензинның кайбер төрләре һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән.

21 апрельдән 27 апрельгә кадәрге чорда аеруча дизель ягулыгы бәясе үскән. Росстат мәгълүматларына караганда, аның литры 24 тиенгә артып, 72,93 сумнан 73,18 сумга җиткән.

Шул ук вакытта бензинның киң кулланыла торган маркалары да әкренләп кыйммәтләнә. АИ-92 маркалы бензин бәясе 8 тиенгә күтәрелеп, литры 62,46 сум тәшкил итә. АИ-95 исә 14 тиенгә артып, 66,36 сумга җиткән.

Әмма барлык төр ягулыкта да бертөрле тенденция күзәтелми. Югары октанлы АИ-98 бензины бәясе үзгәрешсез калган һәм элеккечә 89,86 сум дәрәҗәсендә сакланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев