erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда биш автомобильне ут төртеп яндырганнар
Яңалыклар

Татарстанда биш автомобильне ут төртеп яндырганнар

Казанда Гудованцев урамында бер төн эчендә биш автомобиль яндырганнар. Болар: ике LADA, Hyndai Creta, Nissan Almera, Hyundai Solaris машиналары. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Гадәттән тыш хәл иртәнге өчләр тирәсендә Гудованцев урамындагы 15 нче йорт ишегалдында булган. Бу хәлгә битараф булмаган кешеләр машина хуҗаларына янгынны сүндерергә ярдәм итәргә тырышкан. Янгын мәйданы 4 кв. метр тәшкил иткән. 

ТР прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, полиция хезмәткәрләре видеоязмалар буенча ут төртүчене ачыклау белән шөгыльләнә.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tatarstanda-bish-avtomobilne-ut-trtep-yandyrgannar

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев