Татарстанда дәүләт телләрен һәм халыклар телләрен үстерү программасы яңартылды
Татарстанда дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче халыклар телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлтелгән дәүләт программасының яңартылган редакциясе расланды. Документ 2036 елга кадәр исәпләнгән һәм телләрне үстерү белән беррәттән җәмгыятьтә татулыкны һәм гражданлык бердәмлеген ныгытуны күздә тота.
. з
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасының яңа редакциясе гамәлгә кертелде.
Программа кысаларында татар һәм рус телләренә ярдәм итү дәвам итәчәк. Шул ук вакытта күпмилләтле җәмгыятьтә үзара аңлашуны ныгытуга, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм гомумроссия гражданлык үзенчәлеген үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.
Яңартылган документта тел сәясәтенең җәмгыятьтә тотрыклылыкны тәэмин итүдәге роле дә ассызыклана. Белем бирү оешмаларында өйрәнү өчен тәкъдим ителгән телләр исемлеге киңәйтелгән. Аңа башкорт теле кертелгән, шулай ук якут, бурят, тыва, чечен, ингуш һәм башка халыклар телләре буенча өстәмә белем бирү мөмкинлекләре каралган.
«Телләрне саклау һәм үстерү – мәдәни мирасны киләчәк буыннарга тапшыруның мөһим шарты», – диелә программа документында.
Үзгәрешләр цифрлы мохиткә дә кагыла. Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр милли иминлекнең әһәмиятле өлеше буларак билгеләнә, ә телләр төрлелеге җәмгыятьтә гражданлык бердәмлеген ныгыту чарасы итеп карала. Шулай ук Татарстан халыклары телләрендә социаль әһәмияткә ия булган контент булдыруны киңәйтү бурычы куела.
Программаның максатчан күрсәткечләре дә яңартылган. 2030 елга республика халкының кимендә 80 процентының тел ихтыяҗларын канәгатьләндерү, ә дәүләт телләрендәге урам күрсәткечләре өлешен 90 процентка җиткерү ниятләнә.
Белгечләр фикеренчә, әлеге чаралар Татарстанда мәдәни төрлелекне сакларга, милләтара татулыкны ныгытырга һәм яшь буында туган телләргә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк.
Дәүләт программасының яңартылган редакциясе белән Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев