erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда яшь тәрбиячеләргә 120 мең сум күләмендә акчалата премия бирергә ниятлиләр

Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә хезмәт юлын башлаган яшь белгечләр өчен 120 мең сум күләмендә махсус акчалата премия булдыру ниятләнә.

Татарстан Республикасында “Безнең яңа тәрбияче” дип исемләнгән акчалата бүләк кертү күздә тотыла. Әлеге башлангыч мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче яшь педагогларны һөнәри яктан үстерүгә һәм тармакка яңа кадрлар җәлеп итүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Проект карары хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан карала һәм коррупциягә каршы экспертиза үтә. Документны республика Мәгариф һәм фән финистрлыгы әзерләгән.

Башлангыч гамәлгә ашырылган очракта, әлеге акчалата премияне ел саен 300гә кадәр трбияче алыр, дип көтелә. Бәйгедә катнашу хокукы 35 яшьтән өлкән булмаган һәм хезмәт стажы биш елдан артмаган тәрбиячеләргә биреләчәк.

Бүләккә дәгъва кылучылар шәхси проект тәкъдим итәргә тиеш булачак. Әлеге проект мәктәпкәчә белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән алымнар һәм технологияләр куллануны күз алдында тотарга тиеш. Моннан тыш, катнашучыларга тест узу да каралган.

Гариза бирүчеләрнең дипломы башкарган педагогик эшчәнлек профиленә туры килергә тиеш. Бер үк кеше акчалата бүләккә ике тапкырдан артык дәгъва итә алмый, икенче мәртәбә катнашканда яңа проект тәкъдим итү мәҗбүри булачак.

Бәйгедә тәрбияче, өлкән тәрбияче, туган тел һәм татар теле укыту буенча тәрбияче, музыка җитәкчесе, физик культура инструкторы, укытучы-дефектолог һәм укытучы-логопед вазифаларын биләүчеләр катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев