Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, икесе зыян күргән
Кичә көндез Мамадыш районында М7 трассасында җиңел автомобиль белән йөк машинасы бәрелешкән.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итүенчә, Hyundai автомобиле «ГАЗель» белән бәрелешкән. Шуннан соң «ГАЗель» ауган. Җиңел машина трассадан юл кырыена төшкән.
Җиңел машинаны йөртүче һәлакәт урынында ук үлгән. Hyundai пассажирын һәм «ГАЗель» йөртүчесен хастаханәгә илткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев