erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда МХО катнашучыларына ярдәм йөзеннән 3054 муниципаль акт кабул ителде

РФ Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе һәм республика Юстиция министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында юридик хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген киңәйтү һәм цифрлы карарларны кертү турында фикер алыштылар.

Узган елда түләүсез юридик ярдәм системасы үсешенә йомгак ясап, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин халыкка хокукый ярдәм күрсәтү өлкәсендә тотрыклы уңай динамика күзәтелүен билгеләп үтте.

"Гражданнарга хокукый ярдәм механизмнары елдан-ел арта бара. 2025 ел нәтиҗәләре буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны 46 процентка арткан.", — дип ассызыклады министрлык башлыгы.

2025 елда мондый хезмәтләр алу хокукына гражданнарның өстәмә категорияләре: күп балалы ата-аналар һәм белем алган вакытта бер яисә ике ата-анасын югалткан затлар ия булды.
Рөстәм Заһидуллин сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга хокукый ярдәм күрсәтү эшнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып кала. 2025 елда әлеге категориядәге 2 605 гражданга хокукый ярдәм күрсәтелде

"Министрлык шулай ук җирле үзидарә органнарына ярдәм күрсәтү буенча норматив хокукый актлар әзерләгәндә һәм кабул иткәндә актив ярдәмче булып тора», — дип өстәде министр.

2026 ел башына Татарстанда МХО катнашучыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән 3 054 муниципаль акт кабул ителгән. Гомумиләштерелгән мәгълүмат РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында даими бастырып тора.

Рөстәм Илдусович билгеләп үткәнчә, МХО катнашучыларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү бурычлары 2026 елга да актуальлеген саклый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев