erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда номер билгеләрендә флаг булмаган өчен җаваплылык каралган

2025 ел башыннан Татарстанда дәүләт номер билгеләренә карата яңа таләпләр гамәлгә кергән иде. Флаг элементы булмаган очракта йөртүчеләргә кисәтү яки штраф каралган.

2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда транспорт чараларының дәүләт номер билгеләренә карата яңартылган кагыйдәләр кулланыла башлады. Әлеге таләпләр нигезендә номер билгеләрендә яктылык кайтаручы өслеккә ия флаг булырга тиеш.

Ведомство вәкилләре хәбәр иткәнчә, номерда флаг булмаган очракта административ җаваплылык каралган. Ул кисәтү рәвешендә яки 500 сум күләмендә акчалата штраф итеп билгеләнә.

Татар-информ

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев