erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда өч баласы булган һәм мобилизацияләнгән 150дән артык ир-атка отсрочка бирелде

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Татарстанда 16 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 150дән артык мобилизацияләнгән ир-ат хәрби хезмәткә чакырылыштан кичектерелде.

Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге башлыгы Сергей Котин агентлыкка РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы Указының үтәлешен аңлатты.

«Мобилизация буена комиссия 16 яшькә кадәрге өч бала тәрбияләүче Татарстаннан мобилизацияләнгән гражданнарны хәрби хезмәткә чакырылыштан кичектерү турында карар кабул итте», - дип аңлатты Сергей Котин.

Хәзерге вакытта әлеге категориядәге мобилизацияләнгән татарстанлыларны кире өйләренә кайтаралар.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев