erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өлкән яшьтәге хатын-кыз мошенникларга акча биргәннән соң үз-үзенә кул салган

Әлеге хәл узган елның ноябрендә булган: мошенниклар, Казанда яшәүче 74 яшьлек хатын-кызга шалтыратып, оныгының, юл-транспорт һәлакәтенә очравы хакында хәбәр иткән. Шуннан соң оныгын коткару өчен аннан акча таләп иткәннәр.

Әби аферистларга 200 мең сум акчасын биргән, шуннан соң үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлап алган. Күпмедер вакыт узганнан соң, быелның гыйнварында, ул үз-үзенә кул салган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство башлыгы Артем Хохорин шулай дип белдерде.

«Татар-информ» агентлыгы 2022 елда татарстанлыларның телефон мошенникларына 3 миллиард сумга якын акча бирүләре хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-olkan-yastage-xatyn-kyz-mosenniklarga-akca-birgannan-son-uz-uzena-kul-salgan-5865984

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев