Татарстанда узган атнада сабыйларга нинди исемнәр кушканнар?
Казанлылар үз балаларына Гидон, Мирай, Энара һәм Рисалә исемнәрен кушкан.
Бер атна эчендә ТР башкаласында 174 малай һәм 193 кыз тууы теркәлгән.
Узган атнада, 6-12 нче февральдә, ТР башкаласында 367 бала туган: 174 малай һәм 193 кыз. Туганда иң зур авырлыктагы бала 4790 грамм булган, иң аз авырлыктагысы – 950 грамм.
Казанлылар үз балаларына Әмир, Мирон, Александр, Алинә, Алиса һәм Варвара исемнәрен аеруча да яратып кушканнар. Сирәк исемнәр арасында Гидон, Тагмир, Мирай, Нина, Энара һәм Рисалә булган.
Шулай ук бер атна эчендә шәһәрдә 87 никах теркәлгән, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев