erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклашырга чакыралар

Татарстанда Җиңү көненә «Минем героем - минем гаиләм» онлайн-флешмобы башланды

Татарстанлылар социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Аннары бу язмалар матбугат чаралары сюжетларында һәм яңалыкларда күренәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Акция #Минем Герой – минем Гаилә (#МойГеройМояСемья) исемен ала һәм популяр «Үлемсез полк»ка өстәмә булып тора. Узган ел ул беренче тапкыр уздырылды һәм «ВКонтакте»да 700дән артык катнашучыны җыйды. Бу юлы оештыручылар аны барлык социаль челтәрләрдә киңәйтергә карар итәләр.

Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар үзләренең туганнарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга — хәрбиләргә һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган постлар бастырып чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #минемГеройминемГаилә (#мойГероймояСемья) хештегы булырга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Акция 2024 елның 22 апреленнән 9 маена кадәр үткәрелә. Анда танылган татарстанлылар катнашыр дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X