Республика буенча 2200дән артык Wi-Fi ноктасы эшли, интернетка тоташу мөмкинлеге паркларда, скверларда һәм тарихи объектларда да булдырылган.
Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарында бушлай Wi-Fi челтәрен үстерү эше дәвам итә. Бүгенге көндә төбәк буенча 2200дән артык керү ноктасы эшләп килә. Алар шәһәр һәм район халкына, шулай ук республика кунакларына интернет хезмәтләреннән уңайлы файдалану мөмкинлеге тудыра. Бу хакта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.
Министрлык мәгълүматларына караганда, җәмәгать Wi-Fi челтәре елдан-ел киңәя бара. Хәзер интернетка тоташу мөмкинлеге биналар эчендә генә түгел, ә парклар, скверлар һәм башка ял итү урыннарында да гамәлгә ашырылган
Аеруча Казан шәһәрендә җәмәгать интернеты челтәре актив үсеш ала. Бүген биредә 511 Wi-Fi ноктасы урнаштырылган. Бушлай интернеттан «Казан» гаилә үзәге территориясендә, Горки-Әмәт урман паркында, «Ак чәчәкләр» һәм «Крылья Советов» паркларында, шулай ук Кабан күле яр буенда файдаланырга мөмкин.
Шулай ук тарихи һәм мәдәни мирас объектларына килүчеләр өчен дә уңай шартлар тудырылган. Интернетка тоташу мөмкинлеге Казан Кремле территориясендә дә эшли.
Шәһәрнең торак микрорайоннарында да әлеге юнәлештә эшләр алып барыла. Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында күпфатирлы йортлар территориясендә өстәмә 230 керү ноктасы урнаштырылган.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев