Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева суд юлына чыга
Җырчының гаилә фотоларын кулланып маркетплейсларда төрле товарлар сатучылар бар икән.
Айгөл бу товарларга очраклы гына юлыккан. Фотоларда аның мәрхүм әти-әниләре дә сурәтләнгән. Бариевлар гаиләсе сурәтләнгән постерның хакы 2 249 сум, пазл – 675, чынаяклар да бар. Бу кешеләрнең бизнесы Айгөл Бариева белән бәйле түгел.
- Мин шок хәлендә калдым. Аннан көлеп тә җибәрдем. Хәзер бу мәсьәләне тирәнтен өйрәнә башладым. Күпме товар саталар икән, безнең гаиләбезнең сурәте белән. Мин үзем өчен түгел, мәрхүм әти-әниләрем өчен гарьләндем. Бу кешеләрне таптык, аларны судка бирәбез. Мондый вакытта гади гафу үтенүләр генә җитми. Бу мәсьәләгә нокта куярга кирәк. Һәр бала да әти-әнисенең хәтерен, дәрәҗәсен якларга тиеш. Минем өчен борчылган кешеләргә, ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтәм. Беренче тапкыр үз гомеремдә судка бирәм. Нәтиҗәсе уңай булыр дип ышанам. Бу хәл һәркем өчен сабак булсын, - диде җырчы.
Чыганак: Шәһри Казан (фотоны да әлеге сайттан карый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев