erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанның район хастаханәләренә 24 меңнән артык өлкән авыл кешесе китерелгән

2025 елның гыйнвар–июнь айларында авыл җирендә яшәүче 24 036 өлкән яшьтәге татарстанлы диспансерлаштыру, вакцинацияләү, скрининг һәм башка медицина процедуралары узу өчен республиканың район хастаханәләренә китерелгән.

Өлкәннәрне илтеп җиткерү «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында, федераль бюджет акчасына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта башкарыла. Өлкәннәрне халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре озата бара.
Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм актив озын гомер өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Даими медицина тикшерүләре сәламәтлек белән бәйле проблемаларны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә, бу дәвалауны вакытында башларга һәм җитди катлаулануларны булдырмаска мөмкинлек бирә.
2019 елдан 2024 елга кадәр чаралар белән 327,2 мең татарстанлы колачланган. Агымдагы елда якынча 35 мең кешене медицина хезмәте белән тәэмин итү планлаштырыла. Бүгенге көнгә өлкәннәрне район хастаханәләренә илтү планы 68,6 % үтәлгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев