«Татмедиа» АҖ басмалары журналистлары социаль челтәрләрендә акция бара
Татарстан журналистлары #МойГеройМояСемья онлайн-флешмоб оештырды
Бу атнада «Татмедиа» АҖ басмалары журналистларының социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә Бөек Ватан сугышы елларында илне саклаган туганнары турында мәгълүмат урнаштыра.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр иткәнчә, флешмоб идеясе очраклы гына тумаган. «Безнең һәркайсыбызның Ватанны саклауда катнашкан, батырлык үрнәге күрсәткән бабалары бар. «Татмедиа»ның һәр хезмәткәре социаль челтәрдәге сәхифәсендә туганнары хакында сөйләячәк. Безнең максат – бабаларыбызның батырлыгын күрсәтү», - дип ачыклык кертте медиахолдинг җитәкчесе.
Шамил Садыйков сүзләренчә, журналистлар акциясенә республикада яшәүче һәркем кушыла ала. Моның өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә бабаларың кылган батырлык хакында сөйләргә һәм #МойГеройМояСемья хэштегын куярга кирәк. Иң кызыклы тарихлар Татарстанда чыгучы газета-журналларда дөнья күрәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев