Тавык итендә сальмонелла табылган: Казанда 685 килограммнан артык продукция юк ителгән
Казанда җәмәгать туклануы өлкәсендә үткәрелгән планлы тикшерү барышында санитар таләпләргә туры килмәгән тавык ите ачыкланган. Белгечләр фикеренчә, продукциядә куркыныч бактерияләр булуы җитештерү процессындагы җитешсезлекләр белән бәйле.
Казан шәһәрендә җәмәгать туклануы объектларының берсендә үткәрелгән планлы тикшерү вакытында тавык бройлеры филесенең техник регламент таләпләренә туры килмәве ачыкланган. Микробиологик күрсәткечләр буенча үткәрелгән лаборатор тикшеренүләр ит составында куркыныч бактерияләр булуын күрсәткән, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Әлеге факттан соң күзәтчелек органы җитештерүче – шәхси эшмәкәр Сафина Р.Р. эшчәнлегенә карата өстәмә, планнан тыш тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында белгечләр җитештерү биналарының һәм җиһазларның тиешле санитар хәлдә булмавын, шулай ук инвентарьны эшкәртү тәртибенең бозылуын теркәгән.
Лаборатор анализлар нәтиҗәсендә ит үрнәкләрендә сальмонелла бактериясе табылган. Бу хәл продукциянең кулланучылар сәламәтлеге өчен куркыныч тудыруын күрсәтә.
Кабул ителгән чаралар кысаларында гомуми күләме 685,3 килограмм булган ит продукциясе әйләнештән алынып, утилизацияләнгән. Шәхси эшмәкәргә карата административ беркетмәләр төзелгән, аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Моннан тыш, әлеге продукциягә бирелгән ике туры килү декларациясе гамәлдән чыгарылган. Эшмәкәргә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә тапшырылган. Әлеге таләпләрнең үтәлеше контрольдә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев