erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ТР Урман хуҗалыгы тармагында төп күрсәткечләр артыгы белән үтәлгән

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы урманнарының гомуми мәйданы 1,6 миллион гектардан артып китә, ә урманлылык дәрәҗәсе 22,5 процентка җитә. Бу мәгълүматны бүген Казанда узган ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Равил Кузюров җиткерде.

Аның сүзләренчә, узган хисап чорында урман хуҗалыгы эшчәнлеге «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектына юнәлдерелгән. Әлеге проектның төп күрсәткече – торгызылган һәм үрчетелгән урман мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте. План буенча бу күрсәткеч 100 процент булырга тиеш иде, әмма ул артыгы белән үтәлде.

Шулай ук төбәк проектының «Урман торгызу мәйданнарын урманнар урнашкан җирләр категориясенә кертү» индикаторы да уңышлы башкарылган. Белгечләр үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә 2,5 мең гектар мәйдандагы урман культуралары рәсми рәвештә урман җирләре составына кертелгән.
«2030 елга кадәр безгә өч төп юнәлеш буенча билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү бурычы куелган», – дип ассызыклады министр.

Узган ел дәвамында урман фонды җирләрендә урман торгызу эшләре 2,8 мең гектар мәйданда башкарылган. Аларның 1,6 мең гектары «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган.

Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада «Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерү» тармак программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа нигезендә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә 902 гектар мәйданда туфрак эрозиясенә каршы агачлар утыртылган. Моннан тыш, министрлыкка караган учреждениеләр парник газлары чыгуын компенсацияләү максатыннан 1100 гектар мәйданда саклаучы урман утыртмалары булдырган.

Шулай ук 2025 ел дәвамында компенсацияләү максатында 533 гектар мәйданда урман торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган.
Нәтиҗәдә, саклаучы утыртмаларны һәм урман культураларын утыртуны да исәпкә алып, узган елда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре барлыгы 5,3 мең гектар мәйданны колачлаган.

ТР Экология һәм Урман хуҗалыгы министрлыкларының уртак йомгаклау коллегиясе Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков катнашты.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев