Бу ярдәмнәр кыр шартларында файдалану өчен һәм сугышчыларны кирәкле база әйберләре белән тәэмин итү өчен каралган.
Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Йөкне берьюлы ике юнәлешкә җибәргәннәр, дип хәбәр иттеләр комитетның Телеграм-каналында.
Ярдәмнең беренче өлеше – гомуми авырлыгы 60 килограммнан артык булган 30 тартма – коры душ, окоп шәмнәре һәм медикаментлар. Бу ярдәмнәр кыр шартларында файдалану өчен һәм сугышчыларны кирәкле база әйберләре белән тәэмин итү өчен каралган.
Икенче партиягә 20 килограммнан артык авырлыктагы 6 тартма кергән. Аларда-коры душ, җылы кием, элемтәне сакларга, караңгыда ориентлашырга һәм көнкүреш шартларында уңайлылыкны саклар өчен пауэрбанклар һәм фонарьлар.
Чыганак: https://dzen.ru/a/aR8MY0w7fzR1EEUS?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев