erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Украинада БТР куып алып киткән татар егете Фәнис: «Әни безне өйдә качып ятарга тапмаган» (»Интертат », Гөлназ Хәбибуллина)

Украинада БТР куып алып киткән егет турында мәгълүмат сентябрь аенда Телеграм каналларда таралган иде. Сугышчы шулай ук яраланган якташын коткарган һәм, БТР белән, яраланган генерал-майорны куркынычсыз урынга алып чыга алган. Ул – Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы егете Фәнис Хөсәенов. «Интертат» Фәнис белән элемтәгә керде.

«Батырлык түгел, үзеннән-үзе килеп чыкты»

Фәнис бөтен җирдә синең батырлык турында язалар. Безгә дә сөйлә әле, ничек син ул БТРны куып алып китә алдың?

Батырлык дип, батырлык түгел инде, үзеннән-үзе килеп чыкты ул. Ул хакта безгә тәфсилләп сөйләргә ярамый шул. Ялда вакытта булса, сөйли алган булыр идем. Бөтен мәгълүматны телефон аша сөйләү куркыныч.

  • Моңа кадәр төрле сайтларда чыккан мәгълүматлар буенча. Фәнис «тел» алу өчен махсус заданиегә җибәрелә. Аларга БТРда 7 кеше һөҗүм итә. Фәнис аларың икесен юк иткән, берсен әсирлеккә алган, калганнары качкан. Шуннан соң хәрби БТРны кабызып, әсирне үзебезнең якка алып чыккан.
  • Тагын 2 көннән Россия гаскәрләренең хәрби базасына «Хаймарс» ракеталары белән ата башлыйлар. Фәниснең якташы автомобиль ремонтлап яткан була. Шул бинага снаряд төшеп, ракета кыйпылчыгы белән яралана. Үзе дә яраланганган булуга карамастан, Фәнис шушы яралы якташын хәрби госпитальгә алып бара.
  • Тагын бер тәүлектән соң чираттагы һөҗүм вакытында Фәнис яраланган генерал-майорны БТРы белән куркыныч янамаган урынга күчерә, дип яза «Казанские ведомости» .

-Ничек кыюлыгың җитте, дип кенә сорыйм әле?

Алар мине яки мин аларны иде… Анда берничек тә уйлап торырга мөмкинлек булмады.

Баштарак безгә авыр иде андый хәлләр. Хәзер әкренләп ияләштек.

-Сине бүләкләмәделәрме моның өчен?

Әлегә бернинди бүләкләү дә булмады. Ләкин ул турыда сүз бара, документларны карыйлар, дип беләм.

-Ни өчен син хәрби операциягә китәргә булдың?

Минем туган илемне саклыйсым килде. Телевизордан бермәл карап яттым-яттым да, «китәргә кирәк» дигән фикергә килдем. Бу – минем өчен намус эше. Әни безне өйдә качып ятар өчен тапмаган бит. Бернинди акчасы турында да уйлау булмады. 26 июнь көнне китеп бардым. Башта бер ай Казанда хәрби өйрәнүләр уздык, кабат бирегә алып килделәр.

-Якташларың белән бергә хезмәт итәсең, әйеме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әйе, без монда Тәтешледән 60 кеше. Арабызда барысы да үз теләге белән киткәннәр һәм мобилизацияләнгәннәр. Командирларыбыз шундый хәлгә керә торган туры килде. Безнең барыбызны бергә калдырдылар. Уйнап үскән, бергә укыган, бергәләп кич чыгып йөргән егетләр монда барысы да. Туганнан туган абыем да үзем белән.

Ротабызда 96 кеше. Учалы, башка күрше-тирә район егетләре дә бар. Татарстаннан да егетләр бар. Менә янәшәмдә Чаллыдан Роберт Никитин тора. Сезгә сәлам әйтә.

-Рәхмәт бик зур, үзеңә дә Чаллыдан сәлам.

«Үземнең махсус операциядә булуым турында уйламаска тырышам»

-Фәнис андагы шартлар турында да сөйлә әле. Сез кайда яшисез?

Безнең монда барысы да әйбәт. Бернинди зарланырлык әйбер дә юк. Үзебезнең Тәтешленең башлыгы да гел гуманитар ярдәм җибәреп тора. Яшәүгә килгәндә, без палаткаларда яшибез. Гадәти хәрби шартлар инде.

-Ул палаткаларда салкын түгелме?

Юк, һәр палаткада мич бар бит. Алай туңарлык түгел.

Дәвамын укыгыз: https://intertat.tatar/news/ukrainada-btr-kuyp-alyp-kitkan-tatar-egete-fanis-ani-bezne-oida-kacyp-yatarga-tapmagan-5856333

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре