erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Винарис Илъегет: «Дуслык көтмәгәндә генә мәхәббәткә әверелде»

Кичә Винарис Илъегетнең юбилей кичәсендә җырчы Лилия Хәмитовага тәкъдим ясавын хәбәр иткән идек. Күпләр моңа ышанды, ә кемдер “пиар” дип кабул итте. Моңа чын-чынлап ачыклык кертергә теләп, Винарисның үзенә шалтыраттык. (Шәһри Казан, Эльвира Шакирова)

“Бу яңалык болай бөтен дөньяга таралыр дип көтмәгән идек. Үзебез дә шаккаттык. Без Лилия белән һәрвакыт бик якын дуслар булдык. Ләкин менә дуслык көтмәгәндә генә мәхәббәткә әверелде. Күп кеше моны “пиар” дип уйлый. Әмма бу “пиар” түгел”, - диде Винарис.

Исегезгә төшерәбез, узган елның август аенда “Шәһри Казан” газетасында Винарис белән әңгәмә чыкты. Ул: “Бер татар кызы белән яшим. Дөрес, мөнәбәсәтләрне рәсмиләштермәдек. Без 15 елдан артык таныш. Ире белән аерылышканнан соң, кушылырга булдык”, - дип сөйләгән иде. Сүз Лилия турында түгел, башка хатын-кыз турында иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Винарис белән Лилияне чын күңелдән котлыйбыз, бәхет, матур тормыш телибез!

Чыганак:http://http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/vinaris-ileget-duslyk-ktmgnd-gen-mkhbbtk-verelde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев