erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт министрлыгы Татарстанның озын гомерле кешеләре кайсы районнарда яшәвен әйтте

Бүгенге көндә Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр саны гомуми халыкның 24 процентын тәшкил итә.

Бу хакта бүген Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Әлеге саннарны ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта җиткерде.

Төбәктә һәм, гомумән, ил буенча өлкән яшьтәгеләр саны һәм аларның гомуми халык санында өлеше арта.

«Бүген республикада эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк 967 меңгә якын кеше яши. Елдан-ел йөз яшь чиген узган кешеләр саны арта. Быел алар — 208 кеше, араларында хатын-кызлар өстенлек итә. Иң өлкән ир-ат Питрәч районында яши, быел ул 103 яшен билгеләп үтте. 1915 елда туган ханым Зәйдә гомер кичерә, аңа 108 яшь», — дип билгеләп үтте Зарипова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өлкән яшьтәгеләр турында кайгырту — илебездә төп өстенлекләрнең берсе. Россия Президенты Владимир Путин карары белән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында яшь үзгәрешләрен исәпкә алып, медицина ярдәме, өй тәрбиясе алырга мөмкин. Шулай ук, пенсиягә чыкканнан соң «Актив озын гомер» программасы кысаларында үз эшчәнлегеңне тормышка ашырырга мөмкин. Өлкән яшьтәге гражданнар арасында активлыкны сакларга ярдәм итүче «Өченче буын университеты», әдәби клублар, музыка һәм спорт секцияләре ачыла. Волонтерлык юнәлеше актив үсеш алган.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев