erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

7 ел түшәктә яткан Ләйсән Фәйзуллинага ярдәм көтмәгән яктан килгән

Мәктәптә дәрес биргән вакытта педагогның башына плафон килеп төшә, аны паралич суга. Ул креслода гына хәрәкәт итә ала.

Ул турыда МОННАН укыгыз.Мәләвездә яшәүче блогер, "Изгелек планетасы"  Бөтенрусия хәйрия фонды вәкиле Сергей Глухов Ләйсән белән башта социаль челтәрдә, аннан якыннан таныша. Укытучыга ярдәм итүләрен сорап депутатларга чыга. Аның Мәскәүдә яшәгән дусы Андрей Макаров билгеле музыкант, шансонье, блогер Владимир Курский белән Мәләвезгә Ләйсән Фәйзуллинаның хәлен белергә килә. Коляскага акча җыю турында игълан иткәннән алып 10 көн эчендә кирәкле күләм җыела. Ике атнадан 700 мең сумлык электр белән идарә ителгән кресло сатып алалар. Ләйсән ханыма заманча кресло, аңа өстәп компрессорлы ортопедик матрас бирү тантанасына Сергей Глухов, фондның урындагы вәкилләре Фәнир һәм Фәнүр Ишбаевлар, Коммунистлар партиясенең урындагы бүлекчәсе әгъзасы Валентин Серов катнашкан. "Актив тормыш алып барырга ярдәм итә алганыбызга шатбыз, тизрәк савыгыгыз", - ди алар һәм 12 июньдә Владимир Курский катнашлыгында Мәләвездә узачак концертка чакыралар.   Ләйсән ханым сәхнәгә чыгып, улы белән биергә, үзаллы кибетләргә йөрергә хыялланган.  Бер теләген Самир улы шул ук кичне гамәлгә ашырган: якындагы кибеткә барып кайтканнан соң ана кеше хис-тойгылары белән уртаклашкан. "Изге кешеләр бик күп, ярдәм кулы сузганнарга рәхмәтем чиксез", - дигән ул.   Укытучы Ләйсән Фәйзуллинаның шатлыгын уртаклашабыз, тизрәк савыгуын телибез.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=44076

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев