erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Балтачтан Мәгъмүрә Хөрмәтуллина: «Сеңлем ташуда акты, ике баламны югалттым»

Балтачта яшәүче Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаны белмәгән кеше сирәктер.

73 яшендә дип тормый, ул бик күп эшләр башкарып яши. «Ак калфак» оешмасы әгъзасы, районда «Кайда син, насыйп ярым?» дигән оешманы җитәкли. 100 кешене гаиләле иткән. Шигырьләр яза, китаплар авторы. Кешеләргә гел яхшылык теләгән, изге гамәлләр кылган йөрәгендә озак еллар буе йөрткән сагышы да күп икән.

«Язмыш балачактан бирле сыный мине», – ди үзе. –  Әти белән әни аерылышканда, кече сеңлем корсакта калган. Миннән соң туган энем 3 ай гына яши. Авырып үлеп китә. Әтиебезнең холкы авыр була. Әнигә кул да күтәрә, кимсетә дә. Җитмәсә, чит хатыннар белән йөри башлый. Бервакыт Чепья базарына шәл сатарга бара. Сата да шунда яшәүче бер мари хатынына йортка кереп кала. Түзә алмый әни. Инде бала табар вакыты җиткәндә, аерылып, төп йортына кайтып китә, – дип сөйли Мәгъмүрә апа.

Шул елны бу йортка аның апасы да ирдән ике бала белән аерылып кайта. Сабыйлар бертуганннар кебек аралашып үсәләр. Бервакыт язгы ташу вакытында алар дүртәү урамга чыга. Биш яшьлек кечкенә сеңелләренең югалганын сизми калалар. Үзләре дә зур булмый инде. Баксаң, кызчык яр буена тузаганак җыярга дип бара да суга егылып төшә. Язгы ташуда агып китә.

– Әни бу хәсрәтне бик авыр кичерде. Урынга ауды. Сеңлемнең гәүдәсен судан табып алып кайттылар. Әни күмәргә бара алмады. Бабайлар белән зиратка мин бардым. Ул чакта миңа 10 яшь тулмаган иде әле. Әле дә шул мизгелләр күз алдында тора, – ди Мәгъмүрә апа. – Өч елдан әнием бик каты авырый башлады. Бар тормыш минем җилкәгә калды. 13 яшемдә фермага сыер саварга мендем. 20 яшемә кадәр шунда эшләдем. Кичке мәктәптә укып белем алдым. Яшәргә кирәк, ә булышыр кеше юк иде. 20 яшемдә әти-әнисе вафат булган егеткә кияүгә чыктым. Ул хәрби иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәгъмүрә апа ире белән өч балага гомер бирә. Матур гына яшиләр. Әнисе дә озын гомерле була. 79 яшенә кадәр яши.

– Балачак хәсрәтләрен онытып яши генә башлаган идем, 2005 елда гаиләбезгә тагын хәсрәт килде. Башта әниемне югалттым. Аннары 53 яшендә кинәт авырып китеп, ирем үлде. Шул ук елны 26 яшемдә соңлап кына тапкан улымны машина таптады. Аның кызы ятим калды, –  ди Мәгъмүрә апа.

Озак та үтми,  46 яшендә яман чир табылып, кызы вафат була. Аның  ике баласы кала. – Киленемне үзем никах укытып кияүгә бирдем. Алар Мәскәүдә яши. Ире белән дүрт бала үстерәләр. Киявем оныкларымны берүзе аякка бастырды. Сидария кызым ире белән матур яши, – ди Мәгъмүрә апа. – Тормыштан бер дә зарланып булмый. Язмышыңа ни язылган, шуны күрәсең. Башка хәсрәтләр килмәсен иде. Йөрәкләрем янганда, инде ничек яшәрмен дигәндә, мин шигырьләр яза башладым. Күңелемне әнә шулай юатам. Тормышны яратып, һәр туган таңга шөкер итеп яшәгез!  

Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев