Каргамадым да, бәхетсезлек тә теләмәдем , Ходай Тәгалә үзе тигезләде Тул
Ул сөйләгән тарихтан умыртка баганасына кадәр чымырдап китә - һаман да яшьлек матурлыгын югалтмаган чибәр ханымның исә йөзендә мускулы да селкенми...(»Шәһри Кахан»).
- Себердән кайтып урнашып йөрибез әле, - диде Гәүһәр ханым ачылып китеп. - Туган җир онытылган икән. Кыенсынып әйтәм инде - күченеп киткәнгә егерме елдан арткан, кендек бавы өзелгән димме шунда...
- Ирем Азамат белән яратышып өйләнештек. Мин дә, ул да Казан яшьләре идек. Азамат гаиләдә өченче бала булса, мин - әти белән әниемнең бердәнбер иркәсе. Бай гаиләдән идем - әтием ул вакытта тегү цехы тота, әнием тукымалар сату буенча шөгыльләнде. Икесе бергә авиаһәлакәттә дөньядан киттеләр. Мин кайгыдан ушка килеп бетмәгән идем әле - алардан калган мал-мөлкәтне теркәү вакыты килеп җитте. Ирем дә миннән ким кайгырмады - утызы да тулмаган килеш чигәләре агарды. Минем кәгазь-фәлән белән йөрергә вакытым юк иде, ике игез балабыз белән өйдә утырган чак, ничектер әпән-төпән, кирәкле кәгазьләргә кул куеп, вакытлыча сылтавы белән мөлкәтне иремнең әтисе исеменә яздырдык. Бизнес дигәнебез эшли, акчасы безнең гаиләгә кайтып торды. Каенана белән каената ул вакытта пенсиягә чыкканнар иде инде.
Без әниемнең әнисеннән калган иске бер фатирда яши идек, акча арттыра алгач, тагын бер фатирлы булдык. Әмма анысы да кабат каената исеменә яздырылды. Чып-чын юләр һәм тинтәк булганмындыр инде, кая анда ниндидер шикләнү, мөлкәт турында кайгыру! Бала үстереп ятыш бит!
Шулай тыныч кына яшәп ятканда, миңа әти-әниемнән калган эшмәкәрлектән акча килми башлады. Әле ул вакытта да сәгате-минуты белән чаң сугу юк, вакытлыча кыенлык дип бәяләдек.
Бераздан каената белән каенанабыз минем гаиләмә тиешле бар мөлкәтнең үзләренеке икәнен, моннан соң безне туйдырып ятмаячакларын әйтмәсенме! Азамат бер көн эчендә картайды - әтисе белән сөйләшеп караулар да, ызгышулар да бернинди нәтиҗә бирмәде. Минем бар булган мөлкәтемне, әти-әниемнән калган акча китерүче эшне, хәтта без алган фатирны да кире бирмәячәкләрен әйттеләр. Без шулай итеп ярык тагарак алдында калдык. Андагы күз яшьләре, андагы өзгәләнүләр, бәргәләнеп елауларны әйтеп тә тормыйм. Әле шуның өстенә икенче кат корсак күтәргән вакытым. Ирем белән Себер якларына күченеп киткәндә мин бер генә җөмлә әйттем: «Рәхәтен күрмәгез». Гәрчә ул вакытта инде алар Азаматка кадәр туган ике кызларына һәр нәрсәне тигез бүлеп куйган, тегеләре балда-майда кинәнә иде.
Төшләремдә еш кына әти белән әниемне күреп уяна идем. Алар миңа башсызлыгым өчен шелтә белдергәннәрдерме, юктырмы - әмма аларның ышыгын мин барыбер тойдым. Өченче балабыз - игезәк малайлардан соң туган кызыбыз Алсуга ике яшь дигәндә мин укытучы булып эшкә чыктым, ирем шахтада эшли башлады. Бераздан аны җитәкче вазифасына күтәрделәр, шактый керемле эшкә күчерделәр. Мин балалар белән өйдә генә утыра башладым. Башта - барак, аннан бер бүлмәле, аннан - дүрт, аннан затлы өй булдырдык. Әмма безнең өйдә бервакытта да акча культы, аның өчен чыккан бәхәсләр булмады. Шулай ук Азаматның Казанда торып калган әти-әнисе турында да сүз кузгатылмады, аларның хәле белән кызыксыну булмады.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/kargamadym-da-bkhetsezlek-t-telmdem-khoday-tgal-ze-tigezlde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев