erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2021 ел: коронавируска каршы көрәш нәтиҗәләре

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында “2021 ел: коронавируска каршы көрәш нәтиҗәләре” дигән тема буенча видеоконференция булды.

Утырышны ТРның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды. Әлеге тема буенча республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина, ТРның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. Нәтиҗәләр шуны күрсәтә: вакцина ясату, чикләүләр ковид белән авыру очракларын киметкән. Әмма тынычланырга иртәрәк әле. Вакцина ясатканнан соң 6 айдан ревакцинация ясатырга кирәк.

– 2021 ел катлаулы ел булды, без коронавирус белән авыручыларның рекордлы саны белән очраштык, – дип сөйләде Татарстан Республикасы  буенча “Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. – Иң күп авыручылар ноябрь аена туры килде, чикләү чаралары кертү нәтиҗәсендә декабрьдә авыру очраклары ике тапкырга кимеде.

2021 елда коронавирус белән 29418 кеше авырган, 2020 елда – 13284 очрак теркәлгән. Шуның 12 проценты 2020 елның мартыннан Британия штаммы “Альфа”га туры килә, авыручыларның 88 проценты 2021 елның июненнән Һиндстан штаммы – “Дельта” белән чирләгән.

Нигездә коронавирус инфекциясе белән авыручыларны Казандагы 7нче хастаханәдә һәм республиканың клиник инфекция хастаханәсендә дәвалыйлар. РКБдагы вакытлыча ачылган инфекция госпитале ябылган. Республикада авыруларны кабул итәргә 2577 койка әзерләнгән, ә иң күп авырган вакытларда койкалар саны өч тапкырга арткан.

Татарстанда 2290149 кеше вакцина ясаткан. Бу 18 яшьтән соң халыкның 79,4 проценты дигән сүз. Ә коллектив иммунитетын булдыру өчен тагын якынча 160 мең кеше вакцина ясатырга тиеш. 60 яшьтән узганнарның 66,6 проценты прививка ясаткан.

– 18 меңгә якын медицина хезмәткәрләре “Ковид-19” белән авыручыларны дәвалауда катнашты, – дип сөйләде республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.  “Дельта” штаммы усалрак булып чыкты. Яңасы – “Омикрон” штаммның агрессивлыгы азрак, диләр. Вакытында ревакцинацияне дә ясатырга кирәк. 134 мең 326 кеше ревакцинацияне ясаткан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәламәтлеге буенча вакцина ясатырга ярамау буенча белешмә бирү турында да сүз булды. Аны табиблар комиссиясе хәл итә. Видеоконференциядә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов катнашты. Узган елгы нәтиҗәләр буенча безнең районда 27 мең 441 кеше вакцина ясаткан. Коллектив иммунитет барлыкка килсен өчен бу сан 31 меңгә җитәргә тиеш. 60тан узганнарның нибары 56 проценты гына ясаткан.

Сүз уңаеннан

Арча үзәк хастаханәсендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация һәм ревакцинация ясау дәвам итә. Вакцинаны Арча поликлиникасында, Яңа Кенәр участок хастаханәсендә, Шушмабаш табиблык амбулаториясендә һәм авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә – 8дән 14 сәгатькә кадәр ясатырга мөмкин.

Шулай ук күчмә вакцинация пунктлары эшли. Район Мәдәният йортында (Советлар мәйданы, 17) 9дан 10 сәгатькә кадәр, станциядәге күпфункцияле үзәктә (Һ.Такташ, 58) 10нан 11 сәгатькә кадәр вакцина ясатырга була.

Йөри алмаучылар өчен өйгә барып вакцина ясау да каралган. Аның өчен 3-16-03 телефонына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X