erid:2VtzquqpS7d
Алинә Заһитова  ярышларында катнашмаячак
Арча яңалыклары

Алинә Заһитова ярышларында катнашмаячак

Ул алып баручы булачак.

 Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Россия җыелма командасының контроль ярышларында катнашмаячак. Бу турыда Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мин 12-13 сентябрьдә контроль ярышларда катнашмаска карар кылдым, чөнки хәзерге вакытта миңа үземне яңа вазифада, «Ледниковой период» алып баручысы сыйфатында сынап карарга кызык. Минем үтенечемә аңлап каравыгызны сорыйм», — дигән Алинә Заһитова.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/sport/09-09-2020/alin-za-itova-rossiya-yelma-komandasyny-kontrol-yaryshlarynda-katnashmayachak-5769987

фото: яндекс.ру

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев