erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада 350-400 кешегә эш урыны булачак!

Район халкының 350-400ен эш урыны белән тәэмин итү планлаштырыла.

Шәһәребездә төзелеп килүче “Арча” сәнәгать паркы 21 гектар җирне биләп тора. Ул Питомникка керү юлының сул ягында урнашкан.

Узган атнада биредә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин булды. Шулай ук парк төзелеше белән танышырга район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, сәнәгать төзелешендә үз өлешләрен кертүче “Союз” авыл хуҗалыгы комплексы, “Табигать ресурслары”, “Идел буе заводы”, “Агро Масло”, “Армада”, “ТехноАрск” ширкәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә бар иде. Рөстәм Нигъмәтуллин паркның эшчәнлеге белән танышты, һәр тармакның ни дәрәҗәдә эш алып баруы белән кызыксынды.

“Арча” сәнәгать паркын төзү өчен федераль һәм республика бюджетларыннан каралган чаралар 2018 елның декабрь аенда гамәлгә кертелгән. Парк урнашкан участок “Дәүләт сәнәгать паркы” статусын алырлык бөтен таләпләргә дә туры килә. 2019 елда төзелә башлаган тармагында менә инде алтынчы ай сөт пункты эшләп килә. Берничә атнадан яшелчә эшкәртү тармагы да ачылыр дип көтелә. Комбикорм заводы һәм склад бинасы төзелә башлаган. Парк тулысы белән төзелеп беткәч, 12 сәнәгать тармагы булыр дип көтелә. Шулай итеп, 350-400 кешене эш урыны белән тәэмин итү планлаштырыла.

“Арча” сәнәгать паркы җитәкчеләре үз алларына төпле максатлар куеп эш итә. Авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшкәртеп, сәнәгатьнең яңа технологик чылбырларын, аларны сату схемаларын эшләү, Арча районында эшмәкәрлекне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру, заманча җитештерү һәм фәнни-эксперименталь инфраструктура формалаштыру, халыкка яңа эш урыннары булдыру – шул максатларның кайберләре.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәр резиденттан эшне башлап җибәрү мөмкинлекләрен җентекләп сорады. Бүген ни белән шөгыльләнәләр, сәнәгать паркында нәрсә җитештерәчәкләр, моңа финанс мөмкинлекләре бармы, бүген ни дәрәҗәдә эш башкарылган – һәрнәрсәгә ачыклык кертте ул.

Киләчәктә  “Арча” сәнәгать паркы гөрләп эшләсен дип теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X