erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җиңүче Кулибин

Апрель ахырыннан башлап май бәйрәмнәренә кадәр arskmedia.ru сайтында “Район Кулибиннары” дип аталган фотолар бәйгесе барды.


Районыбызның 20 авылыннан иң оста 21 якташыбыз катнашты. Фотоларга тавыш бирү ярдәмендә җиңүчеләр билгеләнде. Яңа Кенәр, Каенсар һәм Хәсәншәехта гомер итүче ир-егетләр җиңүче исемен яулады. 
4050 тавыш җыеп, беренче урынга чыккан Илфат Сабиров белән күрешеп, җиңүе белән котладык һәм бүләкләү тантанасына чакырдык үзен. Илфат Яңа Кенәр авылында туып-үсеп, бүген дә биредә гомер итүче гади авыл кешесе. Агросәнәгать көллиятен тәмамлый, армия сафларында хезмәт итеп кайта, кечкенә генә йорт алып, аны зурайта, янкормалар төзи, тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр, менә дигән йорт-җирләре, бакчалары бар. Гомумән, чын ир-егет үтәргә тиешле  барлык эшләрне дә башкарган ул.
Тик Илфат Сабиров ирешкәннәре белән генә туктап калучылардан түгел. Гел эзләнүдә, һәрвакыт хезмәттә ул. Шундый булмаса, тимер-томырдан ел әйләнәсе эшли алырлык тракторлар җыя алмас иде.
2020 елның гыйнвар аенда беренче тракторын җыеп чыга. Бүген инде Илфатның андый уйлап табып эшләгән әйберләре шактый. Күрше-тирәсенә, дус-туганына да ярдәмгә килә аның тракторлары. 
Беренче тракторын ясагач, йортына янкорма төзергә керешә ул. Әлеге трактор бу эшендә аңа алыштыргысыз ярдәмче була. Сигез йөк машинасына сыярлык төзелеш кирәк-яракларын шуның белән ташый. Кышын үзе ясаган кар чистарткычын тагып, кар эттерә, язын бәрәңге бакчаларын эшкәртә ул. 
“Үз кулларым белән трактор ясау кечкенәдән килгән хыялым. Балачакта агачтан ясармын дип уйлый идем. Эретеп ябыштыру эшен өйрәнгәч, мотоблок җыйдым башта. Аннан тракторга тотынып карадым. Бүген әлеге шөгылем үземә генә түгел, тирә-яктагыларга да ярдәм итә”, – диде Илфат.
Тимер белән эшләргә яратучы Кенәр егете велосипедка мотор куеп йөргәне турында да сөйләде. Машина алганчы, печән чапкычның моторын велосипедка урнаштырып, бер елдан артык шуның белән йөргән. “Кышын да, җәен дә йөрдем, бер дә сынатмады. Аны әллә кемнәр ишетеп, Чаллыдан да килгәннәр иде карарга. Машина алганнан соң, мин аны сатып җибәрдем. Хәзер кайдалыгын белмим, безнең районда гына түгел инде”, – дип тә шаккатырды Илфат. 
Әнә шундый бар яктан да уңган Илфат Сабировның үзе кебек тырыш ике улы үсеп килә. Олы улы Инсафка нибары 13 яшь, хәзердән әтисе янында тимер эшендә ул. Әтисенең уң кулы һәм дәвамчысы. Кече уллары Әлфис 4нче сыйныфны тәмамлаган, гел бишле билгеләренә укый. Тормыш иптәше Гөлназ Илфатның һәр эшен хуплап, җылы сүзе белән ярдәм итеп тора. 
Гаиләсе генә түгел, күршеләре дә бик якын итә аны. “Без туганнардай якын. Нинди генә эш килеп чыкса да, Илфаттан киңәш сорыйбыз. Ә ул бервакытта да “юк” дими. Һәрвакыт ярдәмгә килә. Эштә генә түгел, гаилә бәйрәмнәрен дә бергә уздырабыз без. Мондый күршеләр булганга бик рәхмәтлебез”, – диде Сабировларның уң як күршеләре Марат белән Зөлфия. 
Күршеләре белән сөйләшкән вакытта, бәйгедә тавыш биргән вакытларны да искә алдык. Бүген уен-көлке белән сөйләсәләр дә, ул вакытта “кызу урак өсте” булганлыгы аңлашылды. “Иртәбез шуның белән башланды, кич, җыелган тавышларны тикшерми, йок-ларга ятмадык. Авыл, район, Татарстан белән генә түгел, Уфалар белән бергә тавыш бирдек. Икенче урынга төшеп китсә, барлык эш кулдан төште, белгәннәргә дә, белмәгәннәргә дә мөрәҗәгать иттек. Барыбер җиңдердек!” – дип уртаклашты Зөлфия ханым, күршесе өчен ихлас күңелдән шатланып.
Илфат Сабиров барлык тавыш биргән кешеләргә, аны әлеге бәйгедә катнашырга өндәгән авылдашларына рәхмәт сүзләрен җткерде. Тыйнак, ләкин эш дигәндә үҗәт булган бу егетне без дә тагын бер кат котлыйбыз һәм яңа җиңүләр теләп калабыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X