erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әнәс Кәримов та ул елларны матур итеп искә ала

Сүзем Әнәс Кәримов турында.Мин аны Шушмабаш авыл Советы рәисе булып эшләгән елларыннан беләм.

 

Аңа кадәр сигез ел салым инспекторы булган. Шушмабаш авыл җирлеге һәрвакыт уңышлы эшләүчеләр рәтендә бара, шулай ук алгы сафларда булган “Северный” хуҗалыгы булу үзе бер бәхет инде. Барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр. Әнәс Кәримов та ул елларны матур итеп искә ала.

2005 елдан аны яңа оешкан “Кырлай” ширкәтенә җитәкче итеп чакыралар. Зур үзгәрешләр башланган еллар бу. Инвестор Габделхәй Кәримов үзе белән районга күп яңалыклар алып килде. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә яңа технологияләр кертелде, хуҗалык районда гына түгел, республика буенча да алдынгылар рәтенә чыкты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Узган җомгада хезмәттәшләре Әнәс Кәримовны 50 яшьлек юбилее белән котладылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Инвестор Марат Кәримов бик җылы сүзләр әйтте. Эшләгән кешенең кадерен белә ул.

Без дә юбилярга иң яхшы теләкләрдә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X