erid:2VtzquqpS7d
Тагын бер кеше коронавирустан үлгән
Арча яңалыклары

Тагын бер кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 67 кеше булды

Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген республикада коронавирус инфекциясеннән 67нче үлем очрагы теркәлде», - диелә ведомство хәбәрендә.

Коронавирусның авыр формасы диагнозы куелган 1957 елгы ир-атны Казанның 12нче шәһәр клиник хастаханәсендә вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр. Авыру төрле хроник чирләрдән интеккән. Үлемнең сәбәбе экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-09-2020/tatarstanda-koronavirustan-l-chel-r-sany-67-keshe-buldy-5770225

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре коронавирус

Нет комментариев