erid:2VtzquqpS7d
Уракка төшәр алдыннан
Арча яңалыклары

Уракка төшәр алдыннан

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин техниканы иң яхшы әзерләгән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды.

27 июльдә “Игенче” ширкәте базасында игеннәрне урып-җыюга әзерлек, алда торган бурычларга багышланган семинар-киңәшмә булды.

Анда катнашучылар башта сорт-сынау участогында авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары белән  таныштылар.

Район башлыгы Илшат Нуриев игенчеләрне алда зур сынаулар көтүен билгеләп үтте. Һәркемнән оешканлык, җаваплылык тоеп эшләү таләп ителә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин техниканы иң яхшы әзерләгән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев