Оныкларыма карыйм да, улымны күргән кебек булам.
Арчада “Герой гаиләсе” дигән бушлай фотопроект узды
Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның, һәлак булганнарның истәлеге якыннары күңелендә мәңге саклансын, алар белән горурлансыннар өчен оештырылды.
Фотосессиягә күп кеше килде. Барысы да хәзерге вакытта хәрби хезмәттәге, шулай ук һәлак булган ир–егетләрнең әниләре, балалары, хатыннары, якыннары.
Бу хакта газетабызның алдагы санында язылды. Шул көнне кайбер хәрбиләрнең әти–әниләре, хатыннары, балалары белән аралашырга да туры килде. Ни кызганыч, барысы да яу кырында иң якын кешесен югалткан булып чыкты. Фотосессиядә катнашу – алар өчен кадерлеләренең образын мәңгеләштерү.
“Чакыргач, барырга кирәк”
Түбән Пошалымнан Илһам Саматов
Кызлары Гөлшат һәм Илүзә белән килгән. Киленнәре Светлана белән оныклары Сафия да бар иде.
Илшат Саматовны якыннан белмәсәм дә, берничә тапкыр очрашу аның турында иң яхшы фикерләр генә калдырды. Һәлак булуы турындагы хәбәр дә йөрәккә тиде. Мин әле чит кеше, әти–әнисе, якыннары ничек түзгәндер.
Арчада көнкүреш техникасы кибетендә эшләде Илшат. Ачык йөзле, ягымлы карашлы, йомшак кына итеп сөйләшә торган яшь ир әле дә шундый булып күз алдында тора.
– Мобилизация буенча китте ул. 26 сентябрьдә. “Чакыргач, барырга кирәк. Мин килеп җиткәнче, сугыш та бетәр әле”, – дигән иде. Бетмәде шул, – диде өзгәләнеп Илһам абый.
Әтисенә ошаган икән Илшат. Илһам абый да шундый ук йомшак сүзле, ягымлы карашлы. Сиздерергә тырышмаса да, күзләре моңсу.
– Ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтты. Икенчесендә декабрь ахырында кайтып, беренче гыйнварда китте. Бу соңгы күрешү булган икән. 2024 елның 15 августында һәлак булды. Бер пуля белән үлгән. Бронижилетка эләкмәгән. Телефон тишелгән, – диделәр Гөлшат белән Илүзә. – Шундый яхшы иде ул безгә карата да. Гаебебез булганда да, тавышын күтәреп дәшмәде.
25 августта Илшатны алып кайтып күмәләр. Әти–әни улсыз, туганнары яраткан абыйсыз, хатыны Светлана бик яшьли тол, кызы Сафия ятим калды.
– 12 ел бер–беребезне беләбез, – диде Светлана. – Башта очрашып йөрдек, 2017 елда өйләнештек. Илшат киткәндә Сафияга ике яшь ярым иде. Әтисен белми дә, эштә дип уйлый.
2024 елның 25 августында алып кайтып җирлиләр Илшат Саматовны. Ике ел үтеп тә бара. Әмма ул якыннары күңелендә мәңге исән кебек.
“Мин кайтам, көтегез”, – диде
Арчадан Ленар Уразбаев хатыны Эльмира иренең әнисе, бертуган апасы Лилия һәм ике баласы белән килгән иде.
– Матур гына яшәдек. 10 яшьлек кызыбыз Амалия, җиде яшьлек Ясминебез бар. Ике ел элек контракт төзеде. “Мин анда барырга тиеш”, – диде. Ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып китте. Аннан... Кеше коткарам, дигән. Барыбер, анысы да һәлак булган. Хезмәттәшен саклаган өчен "Батырлык" ордены белән бүләкләделәр. Әле килмәде. Әнисенә тапшырачаклар. Безнең өчен герой ул, — диде Эльмира.
Балалары бик аңлап бетерми. Бигрәк тә кечкенәсе. Зиратка баргач, Ясминнең: “Монда әтигә салкын. Син алып кайта аласың. Калдырмыйк әтине”, – дип әнисенең үзәген өзә икән.
Төзелештә эшләгән Ленар. Хезмәт хакы да яхшы булган. Гаиләсе белән диңгез буена ял итәргә бару турында хыялланган. Тик танышлары яу кырында булганда, монда тыныч күңел белән ята алмаган.
– Күмәргә алып кайттылар. Күрмәдек. Ачмадылар. Шуңа кайтыр, дип көтәбез. Ишек шакыр ла, мин кайттым, дип әйтер кебек. Телефон шалтыраган саен улдыр, дип, йөгереп барып алабыз, – диде Эльмира. – 10 майда кырык көн булды. Барыбер күңел ышанмый. “Мин кайтам. Сез мине көтегез”, – диде. Көтәм.
“Улымны күргән кебек булам”
Сарай Чокырчадан Венера Вәлиева
Кеше түзсә дә түзә икән. Кайвакыт аптырап та куясың.
Үзем Венера ханымны тыңлыйм, башымда шундый уйлар чуала. 2021 елда өйләре янып бетә. Документлар артыннан кереп, янгында ире һәлак була. Улы махсус хәрби операциягә алына. 2024 елның 22 августында табутта кайта. Шулай йортсыз да, ирсез дә, улсыз да кала.
– Кечкенәдән хәрби буласым килә, диде Айнур. Ике бабасы да коммунист иде, әтисе дә коммунистларча яшәде. Ул да шундый тәрбия алды. 2022 елның 26 октябрендә мобилизацияләнде. Кеше юк, дип, кыска вакытлы ялга да кайтмады. Ниһаять, 14 апрельдә күрешү насыйп булган иде. Тик анда да чакыртып алдылар. Ике аягы пешкән булган, әйтмәде. Мәскәүгә госпитальгә килгәч кенә белдек. "Әни, борчылма", – дисә дә, икенче улым Айдар белән янына бардык. Шул соңгы күрү булды. Яңадан китте. Озак вакытка алгы сызыкка керделәр. “Сугышчан батырлыгы өчен” (“За боевые заслуги”) медале белән бүләкләнде. Бер атна ялдан соң яңадан алгы сызыкка керттеләр. “Монысында озак тормыйбыз. Кайтам. Сюрприз белән”, – диде. “Сюрпризың кирәкми, үзең кайт. Син яраткан шулпалы бәрәңге пешереп торырмын”, – дидем. 5 августта элемтә өзелде. 10 августта һәлак булды. Менә сюрприз – табутта кайтты, – диде Венера ханым, күз яшьләрен яшереп кала алмыйча.
Туган нигезне бетермибез, шул урынга йорт салабыз, дигән була Айнур. Аның сүзен тормышка ашыра ана. Узган ел улы Айдар белән йорт торгызып чыгалар.
– 35 яшь кенә иде бит әле. Яшисе дә яшисе, – диде Венера Вәлиева. – 10 яшьлек улы белән 7 яшьлек кызы ятим калды. Икесе дә улыма ошаган. Аларга карыйм да, Айнурны күргән кебек булам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев