erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Алмадан кышка төрле ризыклар әзерләү өчен рецептлар

«Кышның корсагы зур», – дип такмаклап эшкә тотынабыз. Җәйге сортлы алмаларны дүрткә бүлеп, үзәген алып, пакетларга тутырып катырып куярга мөмкин. Кыш көне алар белән нишләп тә була…

Шарлотка белән алма пирогы да пешерергә мөмкин, чәйгә салырга да була, аны, бераз эрегән хәлдә, балалар да ашарга ярата.

Әгәр дә сезнең сок сыга торган җайланмагыз бар икән, киттек, сок чыгарабыз. Җәйге сорт алмадан пюре күп чыга, шуңа күрә, сок чыгару өчен, яшел алманы сайларга кирәк. Тәменчә шикәр комы кушып, стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга. 100 процент натураль сок әзер.

Алманы киптерү җайланмасы да бар икән. Бу – бик шәп, җәйге баллы алмаларны киптерәбез. Шундый тәмле «чипсы»лар килеп чыга. Кышкы озын кичләрдә «әллә нинди тәмле нәрсә» булып тоела ул.

Алма компоты да ябарга мөмкин. Бигрәк тә 3 литрга 1:1 алма һәм слива, 1 стакан шикәр комы кушып ясасагыз, бик тәмле булачак.

Алма кайнатмасы да бик тәмле була. 1 кг алмага 700 грамм шикәр комы (алманың балына карап шикәрне киметә яки арттыра аласыз).

Алманы юарга, үзәкләрен алырга һәм үзегез теләгәнчә турарга. Алма белән шикәр комын болгатырга һәм төнгә калдырырга. Иртән 5әр минут ике тапкыр кайнатып алырга, һәрберсендә кайнатманы суынгач кына кайнатырга кирәк. Өченче тапкырында 20 минут кайнатырга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алма желесы белән чәй эчәргә бигрәк тә күңелле. 3,5 кг алма, 1,5 литр су, 2,4 кг шикәр комы кирәк булачак. Алманы юарга, үзәген алырга һәм, су өстәп, пешерергә куярга.

Аннары марляга салырга, суы агып төшә, тик марляны сыкмагыз. Бу күләмнән 2 литр су чыга, шуңа шикәр комының яртысын (1,2 кг) салырга, 20 минут сүрән утта тотарга. Бу массага берничә ботак бөтнек салырга була. Аннары газны сүндерергә, бөтнекне алырга, калган шикәр комын салырга һәм яхшылап болгатырга. Желены стериль банкаларга тутырырга.

Как яратасызмы? Өйдә ясалган кактан да тәмлесе юк, аны җәйге алмадан шикәр комы кушмыйча ясагыз бигрәк тә шәп булачак. Шикәр комына да экономия, сәламәтлек өчен дә файдага гына…

Кәстрүль төбе күмелерлек итеп кенә су салырга. Алма пешеп чыккач суытырга, иләктән чыгарырга. Табаны майларга һәм алма пюресын тигезләп җәяргә. Какны духовканы 100 градуска куеп та, кояшта да киптерергә дә була, ә миңа су парында киптерү ошый. Сүрән утта ярты сәгатьтә кибә.

Рецептлар  ИНТЕРТАТТАН алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев