erid:2VtzquqpS7d
Аспирин белән кыяр тозлау ысулы
Файдалы киңәшләр

Аспирин белән кыяр тозлау ысулы

3 литрлы банкага 3 чия яфрагы, 2 карлыган яфрагы, 1 зонтик укроп, 3-4 түгәрәк кара борыч, 2-3 канәфер, 2 төймә аспирин һәм кыярны банкага тутырасы да өстенә кайнар су агызасы.

10 минут тотканнан соң, шул суны кәстрүлгә кире бушатып, 3 аш кашыгы шикәр комы һәм 2 аш кашыгы тоз (йодлаштырылганы түгел) салып кайнатып чыгарасы. Банкага суны салыр алдыннан гына (алайса кыяр­ны саргайта) ярты чәй кашыгы лимон кислотасы саласы һәм шул кайнап чыккан суны агызып, капкачын ябып куясы.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/aspirin-beln-kyyar-tozlau-ysuly


Нет комментариев