erid:2VtzquqpS7d
Баш авыртканда ашарга ярамаган ризыклар исемлеге
Файдалы киңәшләр

Баш авыртканда ашарга ярамаган ризыклар исемлеге

Табиблар баш авыртуын китереп чыгара торган ризыклардан баш тартырга киңәш итә.

Әлеге исемлектә кофеин, аспартам, тәмне көчәйтүче натрий глутаматы, казылык, өлгергән чеддер, пармезан, каммамбер сырлары, зәңгәр сыр бар. Шулай ук шоколад ашау һәм исерткеч эчемлекләр куллану да баш авыртуын көчәйтергә мөмкин.

Ә менә яшелчә, җиләк-җимеш, натураль татландыручы ризыклар, көрән дөге, киресенчә, баш авыртуны басарга ярдәм итә, ди табиблар.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bash-avyrtkanda-asharga-yaramagan-rizyklar-isemlege


Нет комментариев