erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Бозыла һәм агуга әйләнә, ә без шуны биткә сылыйбыз: косметиканы ничек сакларга?

Косметиканы гадәттә көзге янында, бүлмә шартларында саклыйлар. Әмма кайбер косметиканы суыткычта сакларга кирәк, дип яза life.ru. (Интертат)

Натураль һәм органик ингредиентлардан ясалган кремнар һәм сывороткалар бүлмә температурасында сакларга җайланмаган. +15 тән югары температурада алар берничә көндә бозылырга мөмкин.

С витамины булган дару һәм косметика белән дә шул хәл. Алар бозылмаска да мөмкин, әмма алар бүлмә температурасында дәвалау сәләтен югалта.

Шешенүгә каршы косметика – патчлар, маскалар һәм кремнар салкын урында сакланырга тиеш. Салкында сакланса, аларның эффекты да яхшырак була.

Гаҗәп, әмма парфюмны да суыткычта саклау хәерле. Чөнки салкында алар аромат сыйфатларын яхшырта, икенчедән, кояш нурлары аларны боза. Дөрес, савыт герметик булырга тиеш – башкача булганда, суыткычыгыздагы азык-төлекне бозуыгыз бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

SPF булган продукцияне, ягъни кояштан саклый торган кремнарны суыткычта саклау хәерле.

Билгеле, азык-төлек янында саклау уңайсызлыклар тудыруы бар. Шуңа да мини-суыткыч алу – кулай вариант. Ә инде гадәти суыткычта саклаганда, морозильниктан ераграк булырга тиеш – аларны катырырга түгел, ә салкынча урында сакларга кирәк.

Составында май булган һәм декоратив чараарны суыткычта сакларга ярамый. 

Чыганак: ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев