erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Быел фитр сәдакасы ничә сум?

Фитр сәдакасын түләү уразаның кабул булуы өчен мөһим. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте. (Интертат)

Ибн Габбас Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ шушы хәдисен китерә:

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ фитр сәдәкасын түләүне мәҗбүри итеп куйган, бу – ураза тотучыны үзе әйткән артык яки дорфа сүзләрдән чистарту өчен кирәк, дип, шулай ук ул мохтаҗлар өчен ризык – ярдәм чарасы буларак карала. Әгәр кеше бу вазифаны бәйрәм намазына кадәр үтәсә [хәерне тапшырырга, түләргә өлгерсә], бу – аннан кабул ителгән зәкят [мәҗбүри түләнергә тиешле, Аллаһның ихтыяры белән кабул ителә торган сәдаканың бер төре]. Әгәр фитр сәдакасы бәйрәм намазыннан соң бирелсә, ул бары тик сәдакадан гына китәр».

Хәнәфи мәзһәбе галимнәре, бу һәм башка хәдисләргә таянып, балигъ булган һәм эшкә сәләтле, нисабка (ТР МДН Голамәләр шурасы карары буенча, 2023 елда көмеш буенча нисаб 41 000 сум) ия булган мөселман фитр сәдакасын түләргә тиеш. Аның минималь күләме, арпа белән исәпләп, 150 сум тәшкил итә. Нисаб ул – кешенең, әҗәтләрдән, үзе һәм аның тәрбиясендәге башка кешеләрнең кичектергесез ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәк булган чыгымнардан тыш, файдаланмаган артык калган акчасы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә зәкят түләрлек нисабы булган кешеләр өчен Нәзарәтнең Голамәләр шурасы фитр сәдакасын йөзем буенча 800 сум итеп түләргә тәкъдим итә.

Тулырак "Интертат"тан укый аласыз: ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X