erid:2VtzquqpS7d
Дилә Нигъмәтуллинадан файдалы кәнфит рецепты
Файдалы киңәшләр

Дилә Нигъмәтуллинадан файдалы кәнфит рецепты

Җырчы файдалы кәнфитләрне берникадәр вакытка туңдыргычка куярга киңәш итә. (Интертат)

Үзегез яраткан төрле чикләвекләрне һәм кабак төшен 6-7 сәгатькә суга салып куярга кирәк.

Күрәгә, кара җимеш, хөрмә (финики), йөземне бер сәгатькә суга салып йомшартып алырга.

Барысын да блендер белән вакларга һәм шарлар ясарга. Аларны какаода һәм көнҗет орлыкларында (яки җитен орлыгы) әвәләргә.

Бу файдалы кәнфитләрне берникадәр вакытка туңдыргычка куярга.

Әлеге кәнфитләрнең составын үзегез теләгәнчә үзгәртә аласыз. Шулай ук ванилин белән корица да өстәргә була.


 https://intertat.tatar/news/cooking/16-11-2021/tashkabaktan-kabymlyk-retsepty-5842821


Нет комментариев