Гөлүсә Рахматуллинадан шампиньон гөмбәсе белән кыстыбый рецепты
Ашларыгыз тәмле булсын!
Кыстыбый пешерә белмәгән кеше ютыр инде ул. Блогер Гөлүсә Рахматуллина аны гөмбә кушып пешерә икән.
“Шампиньон гөмбәсе белән кыстыбый шундый тәмле була ул. Аны бәрәңге боламыгына бер кат җәеп эшлим мин”, – дип яза ул.
Гөлүсә рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Камыр:
2 йомырка, 200 мл сөт,
Тәменчә тоз, 3-4 аш кашыгы сыек май,
Чеметем сода,
Он.
Эчлек (беренчесе):
Гадәти бәрәңге боламыгы
Икенче эчлек:
250 гр шампиньон гөмбәсе,
5-6 баш суган,
1 кишер
Тәменчә тоз, борыч (барысын бергә кыздырасы).
Камыр басып, җәймәләр җәябез, табада кыздырып алабыз да, беренче катка бәрәңге боламыгы, өстенә кыздырылган гөмбә салабыз.
Фото: Гөлүсә Рахматуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев