Яз җитеп, яшел суганнар баш төртүгә, йомырка белән суган пирожкие пешерә күпләр.
Сезгә Марьям апа Миннегулованың рецептын тәкъдим итәбез. Пешереп карагыз әле, тәмлеме юкмы,безгә дә хәбәр итәрсез!
1 олы бокал җылы кефир, ярты чәй калагы тоз, ярты чәй калагы чәй содасы, 2 аш калагы конбагыш мае, он салып, каты итмичә генә камыр басып, аны 15-20 мин ял иттерергә дә, аннан эчлек салып пешерергә тотынырга да була.
Нет комментариев