erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Итле, яшелчәле ризык

Һәрбер хуҗабикә тәм-том әзерләү кебек күңелле мәшәкатьләр белән яши. Бүген бәйрәмгә генә түгел, көндәлек табынга да әзерләргә тәмле дә , җайлы да булган салат рецепты тәкъдим итәбез.

Алдан ук сыер, тана яки үгез ите пешереп, төнгә шулпасында калдырырга. Иртән итне алып, савытка саламлап турап салырга. Болгар борычын да шулай ук турап, өстәргә. Шулай ук саламлап туралган кыяр һәм вак итеп туралган укроп өстәргә. Аерым савытта зәйтүн маена тәмләткечләр һәм уксус салып, салатка өстәп болгатырга. Өстәлгә зур булмаган салат савытларында бирергә.

Ингридиентлар: 200 грамм ит, 1 болгар борычы, 1 яшел кыяр, 1 уч укроп, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 чәй кашыгы алма уксусы, ярты чәй кашыгы тәмләткечләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев