erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ЮХИДИ торганын башка йөртүчеләргә кисәтеп фаралар яндырган өчен ничә сум штраф салалар?

Юлда барганда, башка машина йөртүчеләр фараларын яндырып-сүндереп алганын күзәтергә була. Алар, шулай итеп, юлда ЮХИДИ инспекторлары торуын кисәтә. Кайсыбер чакта мондый сигналлар өчен административ штраф салалар. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте. (Интертат)

Әлеге очракны ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников «ЗР» басмасына интервьюда аңлаткан. Еракка яктырта торган фараларны куллану «Юл йөрү кагыйдәләре»ндә (ПДД) регламентланган. Еракка яктырта торган фараларны шәһәрара трассаларда кулланырга ярый. Тик бу башка машина йөртүчеләрнең күзен чагылдырмаска тиеш. Шәһәр эчендә еракка яктырта торган фараларны бары тик узарга чыгу турында хәбәр итү өчен генә кулланырга ярый.

ПДД 19.11 пунктында әйтелгәнчә, «узу маневры турында кисәтү өчен тавыш сигналы урынына яки аның белән бергә яктылык сигналы бирергә була, ул якыннан яктырта торган утны ерактан яктырта торган ут белән кыска вакытка алмаштырудан гыйбарәт». Әгәр машина йөртүче беркемне дә узарга җыенмаса, ләкин фара белән сигнал бирсә, бу гамәл Юл йөрү кагыйдәләрен бозу булып бәяләнә.

Шулай ук, кайсыбер «лихачлар» «хәрәкәтне тормозлый» дип санап, алдан акрын бара торган машинага фаралар белән яктыртып алу да кагыйдә бозу булып бәяләнә. Бу сигналлар хәрәкәтнең башка катнашучыларын хөрмәт итмәүне күрсәтә, еш кына Юл йөрү кагыйдәләрен бозуга китерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

КоАП РФ 12.20 маддәсе буенча, «тышкы яктылык приборларын һәм тавыш сигналларын куллану кагыйдәләре бозу» өчен 500 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза карала, диелә хәбәрдә.

Чыганак: ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев