Кош гриппы – сак булыгыз!
Соңгы вакытта төрле төбәкләрдә кош гриппы калкып чыгуы турында хәбәрләр килә. Шуңа күрә әлеге чир һәм аннан саклану чаралары турында онытырга ярамый.
Кош гриппы – йорт һәм кыргый кошларны зарарлый торган көчле вируслы инфекция.
Ул үзгәреп, авыр чир тудырып, кешегә дә йогарга мөмкин.
Чир авыру коштан (мәсәлән, аны караганда, зарарланган әйберләрдән (тизәктән, аслыктан, азыктан) һава юлы (вируслы һаваны сулаганда) йогарга мөмкин.
Кош гриппының билгеләре: кошларның кинәт күпләп үлүе, азык һәм судан баш тарту, төшенкелек хәле, хәлсезлек, баш һәм муенның шешенүе, йомырка салуның кимүе, көзән җыеру, паралич.
Әгәр сез кош гриппы бар дип шикләнсәгез, кичекмәстән бу турыда Арча район ветеринария идарәсенә хәбәр итегез. Үзегез дәваларга, үлгән кошны юк итәргә маташмагыз.
Иң мөһиме – саклык чаралары күрү. Йорт кошларын ябык биналарда тотыгыз, кыргый, аеруча суда йөзә торган кошлар белән аралашуларына юл куймагыз. Кошларны тиешле документлары булган хуҗалыклардан гына алыгыз.
Кошлар торган бинага, инвентарьга дезинфекция ясагыз. Кошлар янында эшләгәндә перчаткалар киегез, аяк киемен алыштырыгыз, соңыннан кулларны сабын белән юыгыз. Кош итен һәм йомырканы кулланыр алдыннан яхшылап пешерегез.
Руслан Котдусов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев