Көзге каникуллар якыная
Тиздән мәктәпләрдә көзге каникуллар башлана.
Хөрмәтле ата-аналар, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотыгыз. Йортыгызда янгынга каршы торышны күзәтегез. Үз тынычлыгыгыз өчен сезгә йортта (фатирда) янгын чыкканын белдерүче приборлар урнаштырырга һәм ут сүндергечләр сатып алырга, шулай ук йорттагы электр үткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерергә киңәш итәбез. Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, аларны гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балаларыгыз өчен һәрвакыт үрнәк булып калыгыз. Өйдә күзгә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре исемлеге урнашсын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балагыз кирәкле номер буенча шалтырата белүен кайгыртырга кирәк.
Балаларга ут белән шаяруның куркынычлыгы турында ешрак искә төшерегез. Янгын вакытында өйдә (фатирда) качмаска, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәклеген аңлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен, газ плитәләрен һәм башка ачык ут чыганакларын карауны беркайчан да йөкләмәгез.
Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта 01, 101, 112 номеры буенча шалтыратыгыз.Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!
Илдар Хәйруллин,
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев