erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Мунча өчен нинди агач яхшы?

Хәзерге заманда мунча салу өчен материаллар шактый. Әмма иң яхшысы, әлбәттә инде, агачтан төзелгән мунча. Әгәр дә мунча өчен имән агачын сайлыйсыз икән, ул вакытта нигезне ныклы итеп салырга киңәш ителә. Чөнки имән тыгыз, авыр агач. Аның каравы, мондый мунчаның эчен тышлау таләп ителми, чөнки ул сумала бүлеп чыгармый.

Сүз уңаеннан, мунчаны башка агачтан салган очракта да, имәнне бураның аскы өлешенә тыгып калдыру отышлы булачак. Чөнки бура һәрвакытта да астан чери башлый. Ә имән сезгә озак еллар хезмәт итәчәк.

Карагай да мунча өчен начар түгел. Әмма сатучыларның бу агачтан ясалган бура череми дигән сүзенә генә ышану дөрес булмас. Барлык агачлар да чери.

Монысы — факт. Шуңа да җилләтү процессын дөрес һәм яхшы ясарга, бураны тышкы яктан саклау чаралары белән эшкәртергә һәм башка таләпләрне үтәргә туры килер. Дөрес, башка агачларга караганда карагай ныклы санала һәм шулай ук озак хезмәт итәчәк.

Әгәр дә ылыслы агачларга өстенлек бирәсез икән, ул вакытта аларның балавыз бүлеп чыгарачагын онытмагыз. Андый агачтан салынган мунчада парлана торган бүлмәне тышларга кирәк булачак. Чөнки кайнар температурада балавыз бүленәчәк. Нарат агачын сайласагыз, финанс ягыннан бу, әлбәттә, отышлы вариант. Әмма инде искәрткәнчә, андый бураны тышларга кирәк. Моның өчен юкә яисә усак агачы кулланырга мөмкин.

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

Кедрдан ясаган очракта, андый бураны тышлау мәҗбүри түгел.

Наратка альтернатива буларак чыршыны карарга була. Аның үз плюслары һәм минуслары бар. Наратка караганда, чыршының тыгызлыгы азрак. Шуңа да ул җылылыкны яхшырак тотачак. Балавызны да ул азрак бүлеп чыгара, суны да азрак сеңдерә.

Мунча салу өчен кайсы агач яхшырак дигән сорауга төгәл генә җавап биреп булмыйдыр. Бу кешенең финанс хәленә бәйле. Юкәне төзелеш материалы буларак файдаланалар, әмма ул бик “йомшак” агач һәм тиз чери. Бу каен һәм усакка да кагыла.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/muncha-chen-nindi-agach-yakhshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев