Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Бүген хатын-кызлар елый-елый Аллаһы Тәгаләгә ялварырга тиеш» (»Интертат», Лилия Заһидуллина)
Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән бүгенге вазгыять, кешеләрнең рухи халәте, тынычлану юллары турында сөйләштек.
- Нурулла хәзрәт, ислам динендә хәрби конфликтлар турында ниләр әйтелгән?
Хәзерге кебек конфликтлар турында берни әйтелмәгән, бер сүрә дә юк. Диндә мөселманнар белән мөселман булмаган кешеләрнең сугышуы турында гына әйтелә. Элек мөселманнар белән мөселман булмаган кешеләр бер дәүләттә яшәмәгән. Шуңа күрә сугыш темасы да мөселманнар һәм мөселман булмаганнар арасында дип каралган. Ә монда мөселман булмаганнар белән мөселман булмаганнар бәрелешә. Мондый мәсьәләне динебез карамый, ул мөселман кешесенә кагылмаган булып чыга.
Бу – безнең өчен стандарт булмаган ситуация. Хәзер мөселманнар мөселман булмаган дәүләттә яшиләр һәм үзләрен бу очракта ничек тотарга белмиләр. Монда мөфтият, ярдәмгә килеп, үз җавапларын әйтте. Әмма шәригать буенча бу очрак каралмаган.
- Хәзер халыкка нинди генә хәбәр килми, ватсапта да ялган мәгълүмат тарала тора. Кайсына ышанырга?
Кеше шулай корылган, әйткән сүзгә, ишеткән яңалыгына ышана. Ләкин дөнья бүген шулай үзгәрде, гел ялганнан тора. Мондый заманда без килгән хәбәрне беренче чиратта «дөрес» дип түгел, ә «ялган» дип кабул итәргә тиеш. Беренче этап – ышанмаска. Аннан соң, тикшерелгәннән соң гына ышанырга.
- Хатын-кызлар паникага ныграк бирелде, ирләр тынычрак кебек.
Ирләр эчтән борчыла, күрсәтмиләр. Аннан, ир кеше үз өстенә тормыштагы җаваплылыкны алган инде: «Барсам да, үтерсәләр дә, нишлисең, шулай язгандыр инде», – дип фикер йөртә ул. Ә хатын-кыз кайгыра, елый, авырлыкны хисе белән күрсәтә. Бу – ике затка да сынау. Алар моны ике төрле итеп күрсәтсә дә, икесе дә борчыла.
Бүгенге заманда хатын-кыздан күп әйбер тора. Иренә ярдәмче булуы, тынычландыруы мөһим. Ире янында кычкырып, елап йөрсә, ир-ат тагын да ныграк борчылачак. Хатын-кызга күп итеп дога кылырга кирәк, аларның догалары кабул була.
- Бөек Ватан сугышы вакытында үз-үзенә махсус зыян китерүчеләр булган. Әйтик, бармакларын кисү, аяк-кулларга ату. Дин болай эшләүчеләргә ничек карый?
Кеше, зуррак зыян алмас өчен, кечкенә зыян китерергә мөмкин. Андый очракта гөнаһ булмый. «Молодец, булдырган!» – дип әйтә алмыйм инде. Ләкин хәзер, хәзрәт буларак, кешеләргә «болай эшләгез», «тегеләй итегез» дип киңәш тә бирә алмыйм.
Дәвамын әлеге сылтама буенча укый аласыз: https://intertat.tatar/news/nurulla-xazrat-zinnatullin-bugen-xatyn-kyzlar-elyi-elyi-allahy-tagalaga-yalvaryrga-ties-5855231
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев