Рәшит хәзрәт: «Кешене өшкерергә, җенен чыгарырга дога укый башлагач, җен үч ала башлый» (»Интертат », Эльза Газизова)
Рәшит хәзрәт: «Кешене өшкерергә, җенен чыгарырга дога укый башлагач, җен үч ала башлый» Халык табибы, өшкерүче Рәшит хәзрәт Йосыпов белән танышуыма аның социаль челтәрләргә урнаштырган видеосы сәбәпче булды. Анда ул җеннәр белән сөйләшә. Кемдер аңа сәер дип карар, ә кемдер безнең тормышта җеннәр барлыгына ышаныр. Бу хакта «Интертат» Рәшит хәзрәт Йосыповның үзе белән әңгәмә корды.
Эльза Газизова
Рәшит хәзрәт, социаль челтәрләрдә җен белән сөйләшкән видеоларыгызны күрдем. Бигрәк куркыныч! Җен ни рәвешле кеше тәненә керә ала?
Кеше берничә әйбердән зыян күрә ала. Ул – күз тиюдән, сихердән, җеннең кагылуыннан. Җен кешенең тәненә керергә мөмкин. Ул күз тиюдән, көнчелектән кергән булса, дога укыгач, гадәттә, ул кешедән чыга. Җен чыкканда, кешене калтырата башлый. Күпчелек бу – бозым ясалганнан. Кешедә бозым барлыгын ничек белеп була? Ә бит бозымны ничек кенә салмыйлар?! Гадәттә, чәчкә, киемгә, ризыкка, канга ясап, сихер йолаларын башкаралар. Киемнән төймәсен алып, сихер ясарга мөмкиннәр. Шулай ук киелгән киемгә ясыйлар. Анда код яшерелә. Һәрбер кешенең коды, исе бар. Әлеге код һәм ис аша җеннәр эт сыман безне эзли башлый. Сихер ясаучылар үзенең әфсеннәрен укып, шушы кешегә җенне җибәрә. Җеннәр кешенең эченә керер өчен туры килгән мизгелне эзли. Ә ул ничек керә дип уйлыйсыз? Кеше курыкканда, депрессиягә, агрессиягә бирелгәндә, үз-үзен кулда тота алмаганда, тәненә керә. Бозым ясалганда, җен чыкмый. Кешегә «Коръән» укый башлагач, җеннең хәле нык авырлаша. Аның бирешәсе килми. Каршы сүзләр әйтергә тотына. Берсендә бер җен кеше аркылы: «Туйдырдың! Син кем?» – дип, нык ачуланып әйтте. Мин аның видеосын социаль челтәрләргә дә куйган идем.
Сихерне чыгарып, ул җен кайда китә соң? Нишләтәсез
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/rasit-xazrat-kesene-oskererga-enen-cygaryrga-doga-ukyi-baslagac-en-uc-ala-baslyi-5860588
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев