erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Салкын тимәсен өчен суганны пычаксыз әрчергә кирәк

Файдалы киңәшләр

  • Канәфер төнәтмәсе иммунитетны ныгыту өчен менә дигән чара санала. Моның өчен 5–6 канәферне 1 стакан кайнар суга салып, бер сәгать төнәткәч, көн дәвамында җылы килеш эчәргә кирәк. Канәферне чәйнәп йөрергә дә мөмкин. Ул йоткылык өслегенә эләккән вирусларны юк итәргә булыша.
  • Вируслы авырулар котырган чорда лаванда, яшел чәй, әрем яки ак чыршы эфир майлары сеңдерелгән кулъяулык иснәү дә файдалы. Янәшәгездәге кеше төчкерсә, йөткерсә бигрәк тә. Эш өстәленә берничә тамчы эвкалипт мае тамызу да комачауламас.
  • Салкын тиюнең беренче билгеләре күзәтелгәндә бер суган алыгыз. Юрган яки зур сөлге белән капланып, шуның астында суганның башта кабыгын, аннары һәр катламын салдырыгыз. Күзегездән яшь акса да түзегез. Әлеге процедураны йоклар алдыннан башкару яхшы.
  • Бер көн туйганчы йокламау иммун системасын 2–3 көнгә какшата. Шуңа күрә көз, кыш айларында иммунитетны ныгыту өчен, 1 сәгатькә булса да озаграк йокларга киңәш ителә.
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев